news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән делегациясе Самара өлкәсенең Камышлы районы инвалидлар оешмасы эше белән танышты

Район үзәгендә өч мәчет эшли. Күренекле артист Рәшит Шамкай - алар горурлыгы.

(Чирмешән, 16 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Рәсимә Хәйруллина). Чирмешән районы делегациясе Самара өлкәсенең Камышлы районында инвалидлар оешмасы эше белән танышып кайтты. Камышлы районы башлыгы урынбасары Зөлфия Дәрҗеманова, инвалидлар жәмгыяте рәисе, социаль яклау, социаль иминиятләштерү хезмәте кызлары бик яхшы каршы алдылар. Татар халкы кайда да кунакчыл инде: ачык йөз, тәмле чәй, ихлас күңел, сөйләшү, матур бүлмәләр. Районның социаль яклау, инвалидлар, ветераннар һәм пенсионерлар оешмалары, социаль иминиятләштерү үзәкләре - барысы бер түбә астында. Стенадагы фоторәсемнәр аша да аларның эшләренә тиз бәя биреп була. Шунда ук чигелгән милли бизәкле кашага, кульяулыклар, төрле кул эшләнмәләре, дип яза "Безнең Чирмешән" газетасы .

Камышлы районында яшәүчеләрнең 80 проценты татарлар, урамда нәкъ безнеңчә, мишәрчә сөйләшәләр. Район үзәгендә өч мәчет эшли. Күренекле артист Рәшит Шамкай - алар горурлыгы.

Инвалидлар оешмасы эшендә: ”Идея бездән, аны тормышка ашыруда төп көч - социаль яклау хезмәте кызлары,” - дип сөйләде Зөлфия ханым. Алда телгә алган бинада мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә тернәкләндерү ярдәме дә оештырылган.Теләге булган олы буын инвалидлар монда килеп 10 көн дәвалану курсы үтә, алар өчен тренажер залы, ашханә эшли, медицина ярдәме күрсәтелә. Инвалидлар монда иртәнге сәгать 9 дан көндезге 3кә кадәр тора. Дәва алып, ял итеп күңел ачып китүче әби-апалар белән без дә таныштык. Аларнын һәр авылга хас үз биюе дә бар икән. Без килүгә “Карга боткасы”н сәхнәләштергәннән соң, ”Ярмәкчә басу” биеделәр. Бию тәртибе мариныкына тартым, ә аякны күтәрмичә тыпырдау –башкортчага охшаган. Аннан соң безне район үзәгеннән 10 чакрым чамасы ераклыкта урнашкан Бозбаш дигән авылга алып бардылар, Анда Фатыйма һәм Фәрит гаиләсе белән таныштык. Алар ятим, исәнлекләре чикләнгән унтугыз бала алып тәрбияләүчеләр икән. Балаларның унбере инде үз көннәрен үзләре күрерлек булып, бу гаиләдән чыгып киткәннәр. Шулай да төп йортка килеп-китеп, хәл белеп йөриләр, ди. Биредә яшәүче сигез егет коррекцион мәктәптә белем ала. Гаилә тагын ике бала алып кайтырга документлар туплый. Сокланырлык, гыйбрәт алырлык. Без аларда чәйләп утырганда, Фәрит балаларны дәрестән алып кайтты. ”Әни, без кайттык,”- дип, безнең белән исәнләшеп, бүлмәләренә үттеләр. Әллә ничек күңелләр тулып, күзләргә яшьләр җыелды. Төрле яшьтәге, исәнлекләре чикле балалар... - 25 яшьлек Саша инде моннан күптән китәргә тиеш, тик мин аны ничек чыгарып жибәрим, ул бит мөстәкыйль яши алмый -, ди Фатыйма.

63 яшьлек ханым белгечлеге буенча ветеринар икән, ире белән ике бала үстергәннәр. Балалары үз көннәрен үзләре күрә. Ә ятимнәр хакында:

-Ә нигә бу балалар матур өйдә, әти-әни назында яшәмәскә тиеш соң әле дип, аларны үзебезгә алырга булдык,- ди ул.

Ике катлы йорт. Беренче катта иркен веранда, ашханә, балаларның зур иркен бүлмәсе. Шул ук катта хуҗаларның үз бүлмәсе, юыну бүлмәсе, газга көйләнгән мунча да шунда. Ә икенче каттагы бүлмәләрне санап та бетерә алмадым.

-Менә бу йортны кунакханә итеп, бу балалар янына әти-әниләре, туганнары килеп, шунда бергә яшәп алсыннар иде, дигән теләгем бар. Бакча зур, бергә жиләк-жимеш үстереп, ашап, үстергәннәрен үзләренә дә алып китсеннәр иде. Ә менә бу төзелә торган кечкенә алты почмаклы өй үзебезгә, Аллаһы теләсә, - ди ханым.

Хужалыкта сыер, тана, ике баш сугым малы, 65 умарта оясы, кош-корт асрала. Алар акчага табынып, яшәүче гаилә түгел. Төп принцип - изгелек, кешеләргә игелек кылу, бигрәк тә инвалидларга матур тормыш, дөрес тәрбия биреп, аларны кеше итү.

Әйе, Камышлыга барып, күршеләребезнең үзебегә өлге итеп алырлык күп якларын күрдек. Алар белән саубуллашыр вакытта гына Камышлы районы башлыгы Рафаиль Баһаветдинов үзе килеп, безне озатып калды, без аларга якты йөзләре, теләкләре өчен бик рәхмәтле. Камышлы татарлары безне эшләре белән дә, бердәмлекләре белән дә таң калдырды. Кардәшләребез район халкына, җитәкчеләргә сәламнәрен житкерергә куштылар, диелә район хәбәрендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100