news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән боксчысын республика командасына алганнар

Ярышларда Александр Апалаев 2 нче урын яулаган.

Чирмешән боксчысын республика командасына алганнар
Николай Емельянов

(Чирмешән, 21 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров).13-14 яшьлек яшүсмерләр арасында бокс буенча Татарстан беренчелегенә ярышлар узды  Нәтиҗәләр буенча Чирмешән боксчысын республика командасына алганнар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Анда “Чирмешән” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары да катнашып, алар арасыннан Александр Апалаев 2 нче урын яулаган.

Ивашкино авылы егете Идел буе федераль округы буенча оештырылачак бокс ярышларында республика җыелма командасы составында чыгыш ясарга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot