news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән боксчылары Соль-Илецкида узган халыкара турнирда җиңеп кайтканнар

Алар үз авырлыкларында призлы өченче урыннар яулап кайттылар.

(Чирмешән, 22 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Бокс буенча Соль-Илецк шәһәрендә узган халыкара бокс турнирында якын чит илләрдән – Казахстаннан, Үзбәкстаннан, Таҗикстаннан, Кыргызстаннан да оста спортчылар катнашкан. Рингта Чирмешән егетләре дә аларга каршы чыга, дип яза җирле басма.

15-16 яшьлек яшүсмерләр арасында узган әлеге бәйгедә Татарстан командасы составында чыгыш ясаган чирмешәнлеләр Александр Кобылин һәм Михаил Яманов (тренерлары Николай Емельянов) үз авырлыкларында призлы өченче урыннар яулап кайттылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot