news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән боксчылары республика турнирында призлы урыннар алды

Барлык җиңүчеләргә кубоклар, медальләр һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Чирмешән боксчылары республика турнирында призлы урыннар алды
Гөлсирә Шәрифуллина

(Чирмешән, 3 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Бокс буенча Чирмешәндә узган бишенче республика турнирында 25 яшь спортчы район данын яклады. Аларның 23 се призлы урын яулады. Алар барысы да – балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Николай Емельянов шәкертләре. Бу турыда район басмасы хәбәр итә

Космонавтика көненә багышланган әлеге ярышларда өч көн дәвамында республиканың унбиш районыннан 103 боксчы көч сынашты. 

Рингта Лениногорск, Яр Чаллы, Казан, Бөгелмә, Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга, Урыссу, Сарман, Ютазы, Кама Аланы, Җәлил, Байлар Сабасы һәм Чирмешән вәкилләре ярышты. Җиңүчеләрне: малайлар арасында - 11, кызлардан 4 авырлыкта билгеләделәр.

Ивашкинодан Антон Григорьев, Михаил Антонов, Данил Маркин, Станислав Кудряшов, Вадим Иванов, Петр Маркин, Артем Емельянов, Максим Апалаев, Михаил Яманов, Александр Апалаев һәм Чирмешәннән Рәзил Вафин бронза медальләр белән бүләкләнделәр.

Шул ук авылдан Ариадна Емельянова да кызлар арасында үз авырлык категориясендә икенче урын иясе булды.

Николай Краснов (Ивашкино), Данил Моисеев, Антон Макаров, Андрей Евдокимов (Әккәрәй), Андрей Долгополов, Ленар Мортазин (Чирмешән) – өченче урын ияләре.
Барлык җиңүчеләргә кубоклар, медальләр һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100