Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешән баянчылары һәм гитарачылары “Кама мозаикасы“ фестиваль-конкурсында танылганнар
Балалар сәнгать мәктәбенең халык бүлеге музыкантлары Чистайда үткән“Кама мозаикасы“ X республика фестиваль-бәйгесендә уңышлы чыгыш ясадылар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Чирмешән, 22 февраль,, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“). Чирмешән районының балалар сәнгать мәктәбенең халык бүлеге музыкантлары Чистайда үткән“Кама мозаикасы“ X республика фестиваль-бәйгесендә уңышлы чыгыш ясадылар, дип яза районның "Безнең Чирмешән" газетасы.
Халык уен кораллары – соло башкару номинациясендә Никита Михляев (гитара) һәм Илназ Галимов (баян) дипломант булдылар. Гитарачы Мансур Галәүтдинов һәм Камил Казаков - икенче һәм өченче дәрәҗәдә диплом ияләре. “Фантазия“ уен кораллары ансамблена икенче дәрәҗә лауреат дипломы тапшырылды, ә “Серебряные струны“ ансамбле дипломант булды.

Яшь музыкантларны яхшы әзерләгәннәре өчен укытучылар Г. Сәлахова (гитара) һәм В.Юрин (баян) Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз