news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән балаларына полиция Кыш бабае бүләкләр өләшә

Алар имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче 37 балага бүләк әзерләгән.

(Чирмешән, 29 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Республикада 20 декабрьдән 15 гыйнварга кадәр “Полиция Кыш бабае” акциясе бара. Бу чарадан район полиция хезмәткәрләре дә читтә калмады, алар имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче 37 балага бүләк әзерләгән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә. 

Кыш бабай һәм Кар кызы киемендәге полиция хезмәткәрләре Чирмешән, Лашман, Бәркәтә, Мордва Афонькәсе, Шешминка, Лагерка, Югары Кәминкә, Иске Котыш, Күтәмә, Урманасты Үтәмеш һәм Иске Үтәмеш авылларындагы балаларны Яңа ел бәйрәме алдыннан ук шатландырырга өлгерделәр. Алар тәм-томнар тутырылган пакетларны өйләренә илтеп бирделәр. Бүләкләр алучы өч гаиләдә дүртәр бала үсә, ике-өч балалы гаиләләр дә аз түгел.

news_right_1
news_right_2
news_bot