news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән авылларында һәйкәлләрне яңартырга ниятлиләр

Җиңү көнендә сугышта, кайткач вафат булганнар һәм башка якташлары рухына дога кылдылар.

Чирмешән авылларында һәйкәлләрне яңартырга ниятлиләр
Кадыйр Гомәров

(Чирмешән, 12 май, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Кадыйр Гомәров). Чирмешән районының Кара Чишмә һәм Түбән Кәминкә һәйкәл-обелискларын яңартырга ниятлиләр. Җирлек башлыгы документлар да ясаткан, акча гына кирәк.  Бу турыда җирле басма яза.

Кара Чишмәдә Бөек Ватан сугышында Җиңү бәйрәменең быелгы тантанасын да Ватан азатлыгы өчен көрәшкән якташлары хөрмәтенә куелган һәйкәл-обелиск янында үткәрделәр.

Бәйрәм – митингка алтмышлап кеше: өлкәннәр, мәктәп укучылары, кунаклар килде. Патриотик җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде, сугыш китергән михнәт, кайгы-хәсрәт турында чыгышлар булды.

Түбән Кәминкә җирлегендә ветераннарның тол хатыннарына, тыл ветераннарына – барысы 33 кешегә азык-төлек пакетлары тапшырганнар. Алар республикадан, районнан килгән.

Түбән Кәминкәдә дә узды мондый чара. Мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, укучылар, җирлек Советы бергәләп әзерләгән бер сәгатьлек программа сугыш эпизодларын, элеккеге авыр елларны күз алдына китерде сыман. Һәйкәл-обелискка венок куйдылар. Сугышта, кайткач вафат булганнар һәм башка якташлары рухына дога кылдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot