Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешән автоинспекторының әнисе Казанда иҗат смотрында беренче урын алган
Җиңүчегә 5 мең сум акча биргәннәр.
(Чирмешән, 16 май, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешән районы Кара Чишмә авылыннан Гөлнур Шәкүрова ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре арасында үткәрелгән республикакүләм иҗат смотрында катнашып, “Хореография” номнациясендә беренче урын яулап кайткан. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан уздырылган бәйгедә район ЮХИДИ бүлекчәсенең өлкән дәүләт инспекторы Рәмис Шәкүровның әнисе Гөлнур Минаҗетдин кызын биючеләр арасында җиңүе өчен 5 мең сум күләмендә акчалата бүләкләгәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз