news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән автоинспекторлары балаларны да тикшерәчәк

ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны автомашиналарда махсус утыргычларда йөртүгә, җәяүлеләргә игътибарны арттырачак.

(Чирмешән, 2 гыйнвар, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Марат Гомәров). 26 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр районда “Кышкы каникуллар” дип аталган профилактик чара узачак. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны автомашиналарда махсус утыргычларда йөртүгә, җәяүлеләргә игътибарны арттырачак. Инспекторлар кышкы каникул чорында юлда йөрү кагыйдәләрен бозучы балаларны да ачыкларга ниятли.

news_right_1
news_right_2
news_bot