news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән автоинспекторлары бүләкләнде

Ел нәтиҗәләре буенча, районның ЮХИДИ бүлекчәсе үз категориясендәге 21 район арасында өченче урынны били.

(Чирмешән, 9 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Республиканың ЮХИДИ хезмәткәрләре коллегиясендә Чирмешән инспекторларны өченче дәрәҗә Диплом һәм акчалата премия белән бүләкләделәр, дип яза район газетасы.

Ел нәтиҗәләре буенча, районның ЮХИДИ бүлекчәсе үз категориясендәге 21 район арасында өченче урынны били. Эшне бәяләгәндә, юл-транспорт фаҗигаләренең ешлыгына, аларда кешеләр үлү, яралану статистикасына, җинаятьләрне, исерек хәлдә машина йөртүчеләрне ачыклау ише гамәлләргә игътибар иткәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot