news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән ансамбле “Минем яшем – минем байлыгым” фестиваленең финалында катнаша

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатының “Мирас” ансамбле республика конкурс-фестиваленең зона этабына узды.

(Чирмешән, 22 сентябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Алексеевскида социаль хезмәт күрсәтелүчеләр арасында “Минем яшем – минем байлыгым” республика конкурс-фестиваленең зона этабы узды. Анда өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатының “Мирас” ансамбле да чыгыш ясаган һәм финал этабына сайлап алынган, дип яза җирле басма.

Монда 8 районнан: Алексеевск, Әлки, Аксубай, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чистай һәм Чирмешән вәкилләре катнашкан. Артистлар “вокал”, “хореография”, “нәфис сүз” номинацияләрендә көч сынашканнар.

Зона этабында җиңү яулаучылар 28 сентябрьдә Казанда узачак “Минем яшем – минем байлыгым” фестиваленең финалында сыналачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100