news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Чирмешән АГРО" җәмгыяте - техниканы кышкы саклауга кую буенча бәйгедә җиңүче

Районның агропромышленность комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклау буенча бәйге узган

(Казан, 24 ноябрь, “Татар – информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Районның агропромышленность комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклау буенча бәйгедә “Чирмешән АГРО” җәмгыяте җиңүче дип танылды. “Безнең Чирмешән” газетасы шул хакта яза.

Әлеге хуҗалык механизаторлары иң югары баллга лаек булды. “Сөлчә” җәмгыяте игенчеләренең дә тырышлыклары уңай бәяләнде, алар икенче урында.

 

Техниканың торышын тикшерү максатыннан районда махсус комиссия эшләде. Аның составына район белгечләре генә түгел, “Татагролизинг”, “Татар агробизнес кадрларын кабаттан әзерләү институты” вәкилләре дә кергән.

 

-Без “Авангард”, “Ильхан”, “Күтәмә АГРОфирмасы”, “Серендеев Н.И.”, “Иванов Ю.С.” хуҗалыкларында да булдык, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Ленар Җиһангиров. – Техниканың саклауга куелышын, дефектовка үткәрү, хезмәтне саклауның торышын һәм ремонт өчен нинди эш шартлары тудырылуын карадык. “Сөлчә” җәмгыятендә ремонт яхшы бара, биредә тагылма агрегатларының бер өлешен төзекләндереп куйганнар да. “Чирмешән АГРО”да дефектовканы да үткәргәннәр – язгы кыр эшләренә нинди запас частьләр кирәклеген билгеләгәннәр, хәтта кайберәүләренә заявка да биргәннәр. Дөрес эшлиләр, чөнки яз көне запас частьләр кыйммәтләнә, аларны табуы да авыр була. Башка хуҗалыкларда да бу юнәлештә эш бара, әмма җитешсезлекләр дә шактый әле. Аларны бетерү өчен вакыт бирелде. Аннан соң кабат хуҗалыкларны махсус график нигезендә тикшереп чыгабыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100