news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән аграр техникумында пенсионерларны укыталар

Укулар бушлай оештырыла.

Чирмешән аграр техникумында пенсионерларны укыталар

(Чирмешән, 30 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән аграр техникумында студентлар гына түгел, ә пенсия алды яшендәге ханымнар да укый. Бүген алар биредә аш пешерүче һөнәрен үзләштерәләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Укырга теләк белдергән пенсия алды яшендәге кешеләр белән эшләүне халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә тапшырганнар. Лаеклы ялга чыгарга биш елдан да кимрәк вакыт калган очракта, алар үзәккә мөстәкыйль рәвештә яисә эш белән тәэмин итүче юлламасы нигезендә мөрәҗәгать итә алалар. Укулар бушлай оештырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot