news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән 1000 тонна бөртек суктыручы комбайнчыны премия көтә

“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятендә бер мең тонна бөртек суктырган комбайнчыга 1000 сум премия бирелә.

(Чирмешән, 15 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятендә бер мең тонна бөртек суктырган комбайнчыга 1000 сум премия бирелә. 

-Бер комбайнчы исәбендә суктырылган мең тонна бөртек җыелу белән, акчалата бүләкне кырга ук илтеп бирәбез, - ди җәмгыять җитәкчесе Илшат Гозәеров. - Ике комбайнчы бу чиккә җитеп килә.

Быел беренче сезонга чыккан “Полесье” комбайнчысы Сергей Борисов һәм “Тукано” белән идарә итүче Александр Шохиннарга моңа ирешү өчен санаулы тонналар гына калган. Хуҗалыкта көзге культуралар җыеп беткән, арпа мәйданнарының да яртысы гына калып бара. Җәмгыять кырларын дүрт комбайн иңли: берсе игеннәрне теземнәргә салса, өчесе суктыруга көйләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100