Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чирәмдә хоккей буенча Россия чемпионнары Рөстәм Миңнехановка кәшәкә бүләк итте
“Динамо-Казан” ир-атлар командасы Россия суперлигасында - уналты, “Динамо-Гипронииавиапром” хатын-кызлар командасы беренче тапкыр җиңүче булды.
(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Бүген чирәмдә хоккей буенча Россия чемпионнары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка кәшәкә бүләк итте. Казан Кремлендә чирәмдә хоккей буенча федераль суперлига җиңүчеләре “Динамо-Казан” ир-атлар һәм “Динамо-Гипронииавиапром” хатын-кызлар командасын котладылар. Татарстанның ике командасы активында унҗиде чемпион титулы бар.
“Ир-атлар командасы җиңүләренә ияләнеп беттек инде. Быел аларга “Динамо-Гипронииавиапром” хатын-кызлар командасы җиңүе дә кушылу сөенечле, - диде чемпионнарны котлаганда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. – Сезнең авыр, иҗади, җиңүләргә китергән хезмәтегез өчен зур рәхмәт белдерәм”.

Республика спортчыларының казанышлары лаеклы бәяләнде. Хатын-кызлар командасы баш тренеры Валентина Апельганец Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре исеменә лаек булды. Команда директоры Елена Салова һәм өч спортчы-инструктор: Юлия Ашурова, Тамара Иванова һәм Евгения Сорокина Татарстанның “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде. “Динамо-Гипронииавиапром” коллективына һәм аның уенчыларына Татарстан Президенты Рәхмәте тапшырылды. Бүләкләрне Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Команда капитаны Ирина Осипова Татарстан Президентына бүләк итеп, Россиянең яңа чемпионнары төшкән гомуми фото һәм озак көтелгән җиңүне китергән кәшәкәләрнең берсен бүләк итте.

Шулай ук “Фидакарь хезмәт өчен” медалена “Динамо-Казан” ир-атлар командасы спортчы-инструкторлары Павел Голубев һәм Дмитрий Салов лаек булды. Татарстан Президенты Рәхмәте ир-атлар командасындагы барлык кешегә һәм шәхсән спортчы-инструктор Алексей Майоровка тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз