news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирәмдәге хоккей чемпионатында “Динамо-Казан” Россия чемпионы булырга мөмкин

Моның өчен команданың иртәгә, 14 октябрьдә, Россия чемпионатының йомгаклау очрашуында җиңүе кирәк.

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”, Артур Шипилов). Казанның Чирәмдәге хоккей үзәгендә “Динамо-Казан” һәм Азовның “Тана” командалары арасында Россия чемпионаты соңгы раунды сериясе башланып китте. Беренче очрашу Казан командасы файдасына 5:2 исәбе белән төгәлләнде.

Татарстан коллективы составында Павел Голубев хет-трик буларак билгеләнде. Николай Янкун һәм Линар Фәттахов уеннары белән аерылып торды.

Очрашу алдыннан Казан һәм Азов клублары турнир таблицасының беренче һәм дүртенче баскычында иде. “Динамо-Казан”ның өстенлеге күзгә күренеп торды.
Контрһөҗүмдә кунаклар Марат Гафуров капкасына ике туп ыргыта алды.

Иртәгә, 14 октябрьдә,  Россия чемпионатының йомгаклау очрашуы уза. “Динамо-Казан” җиңгән очракта, команда 16нчы тапкыр рәттән ил чемпионы булып танылачак. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100