news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиновниклар өчен мессенджерлар булдыру бәйгесендә катнашучылар билгеле булды

Интернет үсеш институты "Мегафон", "Ростелеком" һәм Mail.ruны да кертеп,13 прототип сайлап алган.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Интернет үсеш институты дәүләт органнарында куллану өчен мессенджерларның 13 прототибын сайлап алды, дип хәбәр итә Интерфакс институт чыганагына сылтама белән.

“Без дәүләт мессенджерын дәүләт хезмәткәре куллану ихтыяҗына туры китереп эшләячәкбез”, - дип китерелгән хәбәрдә РФ Президентының интернет буенча киңәшчесе Герман Клименко сүзләре.

Интернет үсеш институты мәгълүматлары буенча, тестлаштыруга барлыгы 34 продукт кергән. Тестлар барышында институт һәм тармак экспертлары мессенджерларны куллану уңайлылыгын, мәгълүматлар сакланышы тәэмин ителешен, махсус функцияләр өстәү мөмкинлеген һәм башка якларын тикшергәннәр.

Сайлап алынган продуктларны суд приставларының Федераль хезмәт структурасында, "Россия почтасында", Мәскәү, Ульяновск, Владимир өлкәләрендә, Татарстан һәм Удмуртия республикалары хөкүмәтендә, шулай ук Ханты-Мансийск автономияле округында, Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыкларда, хакимиятләрдә кулланып карау планлаштырыла. Куллану тәҗрибәсеннән чыгып, институт дәүләт мессенджерынының иң мөһим функциясен, төгәл куркынычсызлык таләпләре үтәлүен, чиновникларның контакт базасын формалаштыру һәм сакланышын, мессенджерларның үзара аралашуга бердәм протоколын булдыру сыйфатларын ачыклауны планлаштыра. Шулай ук тикшереп карау нәтиҗәләреннән чыгып, эшләтеп җибәрү һәм дәүләт мессенджерына хезмәт күрсәтү бәяләрен ачыклауны күзаллый.

Практик сынаулар өчен институт "Сибрус" (компании "Киберника"), Staply ("Примавера"), "Ответ" (УКТ), Actor ("Актор"), Motion ("Мегафон"), "Кубик" ("Платформа кубик"), Flodium ("Оммджи технолоджи"), Titanium (Nexters), ICQ2016 (Mail.ru), Dialog ("Диалог"), Bellchat (ФГУП ГлавНИВЦ РФ Президент эшләре идарәсе), B2G Messenger ("Ростелеком") һәм RTIMS ("РТ-Информ") месенджерларын алган.

Хәбәр итүләренчә, Интернет үсеш институты дәүләт мессенджерын булдыруны быел яз көне күтәргән. Ул вакытта Клименко әлеге эшкә шул өлкәдә тәҗрибәсе зур булган Mail.ru компаниясенә дә кушылырга тәкъдим иткән. Җәй көне институт дәүләт мессенджерларыннан тәкъдимнәр һәм прототиплар җыйган, аларның саны берничә айда артып, июльдәге 4данәдән сентябрьгә кадәр 34кә җиткән.

Сентябрьдә Клименко пилот өчен сайлап алынган продуктларны гамәлгә кертү аларны үзләрендә тестлаштыру өчен ясарга әзер булган дәүләт органнарыннан һәм дәүләт компанияләреннән торачак дип билгеләп үткән.

Президент киңәшчесе : "Үзебезнең Россия аппараты булмый торып, куркынычсызлык турында тулаем әйтеп булмый. Шунлыктан дәүләт мессенджеры ярдәмендә яшерен документларны җибәрү турында сүз дә юк", дип белдергән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100