news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чили җыелмасы Конфедерацияләр кубогының финалына чыкты

"Казан Арена" стадионында узган ярымфинал матчында Чили футболчылары пенальти сериясендә Португалия командасыннан өстен чыкты.

Чили җыелмасы Конфедерацияләр кубогының финалына чыкты
Ильнар Тухбатов

(Казан, 29 июнь, "Татар-информ). Чили футбол җыелмасы Конфедерацияләр кубогының ярымфинал матчында пенальти сериясендә Португалия командасыннан өстен чыкты – 3:0.

"Казан Арена"да узган матчның төп һәм өстәмә билгеләнгән 30 минутында да исәп ачылмады – 0:0. Пенальти сериясендә Чили футболчылары Артуро Видаль, Чарлес Арангис һәм Алексис Санчес бер-бер артлы гол кертә алды. Ә менә Португалия футболчылары Рикарду Куарежма, Жоау Моутинью һәм Нани типкән тупларны Чили капкачысы Клаудио Браво капкага үткәрмәде. Клаудио Бравоның матчта иң яхшы уенчы булып танылуы берәүдә дә сорау тудырмады.

Шулай итеп, Чили җыелмасы турнирның беренче финалчысы булып танылды. Икенче финалчы бүген Сочида – Мексика һәм Германия командалары очрашуыннан соң ачыклана.

Финал һәм бронза медаль өчен уен 2 июньдә уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100