news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чили футбол җыелмасы баш тренеры Казанны яратып өлгерүен җиткерде

Вакытыгыз һәм мөмкинлегегез булса, Казанга килегез, диде Хуан Антонио Пицци.

Чили футбол җыелмасы баш тренеры Казанны яратып өлгерүен җиткерде
Ильнар Тухбатов

(Казан, 29 июнь, "Татар-информ"). Конфедерацияләр кубогының беренче финалчысы – Чили футбол җыелма командасы баш тренеры Хуан Антонио Пицци "Казан Арена" стадионында узган ярымфинал матчыннан соң Казанга булган хисләре белән уртаклашты.

"Казанда безне бик җылы һәм шат күңел белән каршы алдылар. Монда минем элегрәк тә булганым бар иде. Ләкин кышын булырга туры килде. Шуңа да шәһәрнең карлы һәм салкын була алганын беләм. Ничек кенә булмасын, бу шәһәрне кышын да, җәен дә яраттым. Биредә безне колач җәеп һәм чын йөрәктән каршыладылар. Вакыт табып, искиткеч шәһәрнең истәлекле урыннары белән дә танышасы иде. Вакытыгыз һәм мөмкинлегегез булса, Казанга килегез – башкаларга әйтер сүзем шул. Казанга килегез, ул – иң матур шәһәр", – диде Хуан Антонио Пицци.

Исегезгә төшерәбез, Чили футбол җыелмасы Конфедерацияләр кубогының ярымфинал матчында пенальти сериясендә Португалия командасыннан өстен чыкты – 3:0.

news_right_1
news_right_2
news_bot