Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чиләбенең «Юлдаш» татар театры яңа сезонына премьера әзерли
Чиләбенең «Юлдаш» татар театры яңа сезонына премьера әзерли
(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Чиләбенең «Юлдаш» татар театры көньяк ураллылар өчен яңа премьера әзерли. Галиәсгар Камалның «Беренче театр» пьесасы буенча татар телендә сәхнәгә куелачак спектакльнең премьерасын тәкъдир итү - агымдагы елның октябрь аена планлаштырылган.
Театрның сәнгать җитәкчесе, «Юлдаш» хәйрия фонды рәисе Җәмилә Маврина сүзләренчә, милли татар театры шәһәрдә әле күптән түгел генә – быелның гыйнваренда Чиләбе дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясе базасында оешкан. Казанның Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры июнь аенда Чиләбедәге гастрольләре барышында алар белән танышып, шефлык эшләрен башлап җибәрергә ышандырган.
Җ.Маврина белдерүенчә, «Юлдаш» ул беренче карлыгач түгел, чөнки 70-90 елларда Чиләбе трактор заводының (ЧТЗ) Мәдәният йорты каршында Гата Сәлимов җитәкчелегендәге татар театры эшләп килгән булган.
«Юлдаш» театрында бүгенге көндә 20 актер эшли, аларның иң кечесенә биш, ә иң өлкәненә – 83 яшь. Шунысы әһәмияткә ия – штатта татарлар гына түгел, ә руслар да бар. Театр оешкан көненнән башлап, бүгенге көнгә кадәр ике әдәби-музыкаль постановка куйган һәм алар тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителгән. «Беренче театр» исә актерларның беренче җитди эше, ди.
Спектакль бер актлы, комедия жанрында. Тамашачы аннан беренче татар театрының ничек төзелүен чамалый ала. Постановкада җиде актер мәшгуль һәм алар хәзер текстны өйрәнү, репетицияләр өстендә эшли. Актерлар өчен иң катлаулысы шул, алар рус халкы арасында яшәп, татар телен бөтенләй диярлек белмиләр, ә кайсылары исә кайчандыр белгәннәрен дә онытып бетергән.
Премьераның уңышлы үтүенә декорациягә һәм костюмнарга акча җитешмәү мәсьәләсе дә комачауларга мөмкин икән. Шуңа күрә, актерлар репетицияләр белән мавыккан арада, Җәмилә ханым иганәчеләр эзләү белән мәшгуль, дип беледерә Урал төбәгенең мәгълүмат агентлыгы.
Әгәр алда торган барлык мәсьәләләр дә уңайлы чишелеш тапса, «Юлдаш» ноябрь аенда Казанга килергә җыена.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз