news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиләбенең 35 балалар бакчасында менингит сәбәпле карантин кертелгән

Шәһәрдә балалар һәм үсмерләр арасында 77 авыру очрагы теркәлгән.

(Казан, 15 август, "Татар-информ"). Чиләбенең 35 балалар бакчасында бер үк вакытта  менингит сәбәпле карантин игълан иткәннәр. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) шәһәр идарәсе хәбәр иткәнчә, оешмалар үз эшләрен дәвам иттерә, әмма санитар күзәтчелек көчәйтелгән. Бу хакта “Известия” яза.

«Бүгенгә 35 балалар бакчасында инфекция керү очрагы буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре күзәтүе астында карантин чаралары уздырыла», – дип белдерде Роспотребнадзорның матубгат хезмәте.

Идарә мәгълүматлары буенча, шәһәрдә балалар һәм үсмерләр арасында 77 авыру очрагы теркәлгән. «Федеральное агентство новостей» хәбәр иткәнчә, сынау өчен алынган суның анализында инфекция табылмаган, әмма белгечләр халыкка краннан килгән суны кулланудан тыелырга кушкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100