news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Чиләбелеләр Сабан туена чакыра

Чиләбелеләр Сабан туена чакыра

(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”). Чиләбе өлкә татар һәм башкорт мәдәният үзәге 18 июньдә шәһәрнең Тракторлар заводы районы Җиңү бакчасында Сабан туе бәйрәме үткәрә.

Бәйрәм программасында көрәш, шәһәр һәм өлкә үзешчән артистларының концерты, милли ашлар күргәзмәсе булачак. Бәйрәмдә Чиләбе татарлары гына түгел, ә өлкә районнарыннан да бик күп милләттәшләребез, шулай ук башка халыклар вәкилләре дә катнашачак.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100