news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чиләбегә Татарстаннан килгән машина белән авариядә ир белән хатын һәлак булган

Йөк машинасы җиңел машинаны чын мәгънәсендә сытып бетергән.

(Казан, 29 сентябрь, "Татар-информ"). Чиләбе өлкәсенә Татарстаннан килгән йөк машинасы белән авариядә ир белән хатын һәлак булган. Кешеләр үлгән авария урыныннан фотолар социаль челтәрләрдә чыкты.

Фаҗига бүген иртән, Саткой шәһәре тирәсендә булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, Татарстаннан килүче "КАМАЗ" йөк машинасы алдагы машиналарны узарга җыенган. Фура каршы як полосага чыккан. Бу полосада ул 14нче модельле "Лада" белән кара-каршы бәрелешкән. Йөк машинасы җиңел машинаны чын мәгънәсендә сытып бетергән.

Бу авариядә җиңел машинада Новгородтан килүче ир белән хатын һәлак булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot