news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чиләбедә татар телен өйрәнүче балалар өчен Яңа ел бәйрәме узды

Балалар чыршы янында күңелле әйлән-бәйлән уйнап, шигырь сөйләп һәм җырлап телне яхшы белүләрен күрсәтте.

Чиләбедә татар телен өйрәнүче балалар өчен Яңа ел бәйрәме узды
tatar-congress.org

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Чиләбедә Муса Җәлил исемендәге мәктәптә туган телләрен өйрәнүче балалар өчен Яңа ел бәйрәме узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Балалар чыршы янында күңелле әйлән-бәйлән уйнап, шигырь сөйләп һәм җырлап телне яхшы белүләрен күрсәтте. Кыш бабай бүләкләр тапшырды.

Татар конгрессыннан бүләкләр белән бергә Кыш бабайга татлы күчтәнәчләр белән күптәнге дуслары һәм партнерлары ярдәм итте.


news_right_1
news_right_2
news_bot