news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиләбедә татар театры булачак

Чиләбе шәһәрендә кастингта режиссер Ринат Әюпов язын Көньяк Урал башкаласында булачак премьера өчен актерлар сайлаган.

(Казан, 5 февраль, "Татар-информ"). Чиләбедә татар театры булачак. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 1 февраль көнне Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова чакыруы буенча Чиләбедә Казанның Габдулла Карив исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры баш режиссеры, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Әюпов булган. 

Чиләбе өлкәсенең Татар конгрессына булачак милли театрның потенциаль актерлары җыелган. Барлыгы 4кырыкка якын кеше килгән. Ринат Әюпов белән очрашуда ЧТЗ татар театрының элеккеге актерлары узган гасырның 70-80 еллар спектакльләре турында сөйләгән.

Актер, баянчы һәм җырчы Назир Гыйбадуллин режиссер Ринат Әюпов белән очрашуга хатынын һәм улын алып килгән. Алар аның белән бергә булачак спектакльдә уйнаячак. “Мин кәләшем Резидәне театрда очраттым. Бүген безнең биш балабыз һәм җиде оныгыбыз бар. Бар кешегә дә театрны без 40 ел элек табынганча яратырга телим. Эштән соң мин бөтен вакытымны мәдәният йортында үткәрдем: атнага өч репетиция һәм вокаль төркемдә шөгыльләнүләр", дип сөйләгән ул.

Кунакка ЧТЗ мәдәният йортында татар театраль халык коллективы тарихы турында ике телевизион фильм күрсәтелгән. Һәм узган ел җәендә Троицкта куелган татар телендәге һәвәскәр спектакль турында сөйләгәннәр.

Традицион чәй эчүдән соң, барлык теләк белдерүчеләр өчен кастинг оештырылгды. Режиссерга милли җырлар башкардылар, баянда уйнадылар, шигырьләр укыдылар һәм актер булу хыяллары турында сөйләделәр. Кастинг нәтиҗәсендә планлаштырылган спектакльгә актерлар сайланды. Ә бу инде язын Көньяк Урал башкаласында премьера һәм милли театр тууын көтәргә була дигән сүз, дип хәбәр итә конгрессның матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100