news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиләбедә "Татар кызы. Нәни энҗеләр" бәйгесенең финалы якынлаша

Конкурсның нигезләмәсе буенча, бәйгедә 7-9 яшьлек татар кызлары катнаша.

(Казан, 25 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). 2 декабрь көнне Чиләбе өлкәсендә "Татар кызы. Нәни энҗеләр-2017" бәйгесенең җиңчеләрен билгелиячәкләр. Өлкәнең Татар конгрессы хәбәр итүенчә, чарада катнашучылар һәм тамашачылар каршында Татарстанның атказанган артистлары Марат Галимов белән Артур Мингазов та чыгыш ясаячак.

Конкурсның нигезләмәсе буенча, бәйгедә 7-9 яшьлек татар кызлары катнаша ала. Бәйге биш этаптан гыйбарәт. Беренче өлеше анкеталарны теркәү, аннан район һәм шәһәрләрдә сайлап алу туры, өлкә сайлап алу туры, бәйгенең финалына сайлап алу һәм җиңүчеләрне билгеләү. Яшь энҗеләрне кул эшләрен белүдә, аш-суга осталыкта, спорт ягыннан, белемлелек ягыннан тикшереп карыйлар. Театраль конкурс та каралган.

Билгеле булганча, "Татар кызы" матурлык һәм зирәклек бәйгесенә нәкъ менә Чиләбе өлкәсендә нигез салынды. Быелдан ул Россиянең татарлар яши торган төбәкләре буйлап күчеп йөриячәк.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100