news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиләбедә "Татар кызы" бәйгесендә катнашучылар саны арткан

Өлкәдә конкурста катнашучыларны сайлап алу туры оештырылган.

(Казан, 19 март, "Татар-информ"). Чиләбе өлкәсендә "Татар кызы-2019" бәйгесендә җиңү өчен унбер кыз ярышачак. Бу хакта Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы хәбәр итә. 
 
Бәйгенең сайлап алу туры узган шимбәдә үткәрелгән. Анда 11 кыз сайлап алынган. Узган ел 8 кыз ярышкан булган.
 
2016 елда халыкара статус алган “Татар кызы” бәйгесен төбәкнең милли-мәдәни тормышында зур вакыйга ясап, зурлап уздыру традициясен беренчеләрдән булып, 2011 елда Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы башлап җибәргән. Чиләбенең үзендә бу бәйге элеккечә, берничә этапта, берничә ай дәвамында үткәрелә. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100