news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чиләбедә "Татар кызы-2018. Нәни энҗеләр" бәйгесе башланды
Конкурста 7-9 яшьлек кызлар катнаша һәм чыгышларның татар телендә булуы төп шарт булып тора.
Скопировать ссылку
(Казан, 22 март, "Татар-информ"). Чиләбедә "Татар кызы-2018. Нәни энҗеләр" бәйгесенә сайлап алу туры 31 мартка кадәр барачак. Бу турыда Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйге татар халкы йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап калуны, татар милләтенең тарихын, ана телен, рухи һәм мәдәни мирасын өйрәнү, яшь буынга тапшыруны максат итеп куя. Шулай ук, яшь буында гаилә кыйммәтләренә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү, балаларның сәләтләрен үстерү дә "Татар кызы-2018. Нәни энҗеләр"нең төп бурычларының берсе булып тора.
Конкурста 7-9 яшьлек кызлар катнаша ала.
Бәйге биш этаптан торачак. Катнашу өчен www.congresstatar74.ru һәм www.tatarochka.сom сайтларында анкетаны теркәргә кирәк. Моны 28 мартка кадәр эшләргә мөмкин.
Шуннан соң Чиләбе өлкәсе районнары һәм шәһәрләрендә муниципаль сайлап алу туры узачак. Анда җиңүчеләр өлкә сайлап алу турына уза. Кастингта катнашучылар үзләрен иҗади яктан ачарга, сәләтләрен күрсәтергә (вокал, хореография һәм белем ягыннан) тиеш. Чыгышларның татар телендә булуы сайлап алу турының төп шарты булып тора.
4 нче этап 31 марттан 20 майга кадәр үтәчәк. Анда кызлар спорт ярышларында, театраль бәйгедә, кул эшләре конркурсында, аш-суга осталык бәйгесендә көч сынаша. Алар белән шул вакыт аралыгында профессиональ белгечләр эшләячәк.
"Татар кызы-2018. Нәни энҗеләр" нең финалы 1 июньгә билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2