news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чиләбедә татар әкиятләре буенча семинар узачак

Семинарны «Яшьләр74» яшьләр берләшмәсе үткәрә.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). 9 февральдә Чиләбедә татар әкиятләре буенча семинар узачак. Бу хакта «Урал татарлары» сайты хәбәр итә.

«Яшьләр74» яшьләр берләшмәсе татар халык әкиятләре турында фикер алышырга чакыра. Семинарда әкиятләрнең тарихи аспекты, халык тормышындагы гыйбрәтле хикәяләрнең чагылышы, безнең тормышыбызда аларның урыны турында сөйләшәчәкләр.


news_right_1
news_right_2
news_bot