news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиләбедә "Татар егете-2017"не сайлыйлар

Бәйгедә 9-12 яшьлек малайлар катнаша ала.

(Казан, 15 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Чиләбе өлкәсенең Арслан авылында "Татар егете-2017" не сайлайлаячаклар. Бәйгенең финал өлеше 25 ноябрь көнне авылның мәдәният йортында узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

"Татар егете"ндә 9-12 яшьлек малайлар катнаша ала. Бәйгедә үзләрен сынап карарга 12 кеше дәгъва кылган булган, сайлап алу турын шуларның 8 се узган. Оештыручылар иң элек аларның татар телен белү дәрәҗәсенә игътибар биргән. Шулай ук малайлар иҗади яктан үзләрен күрсәткән: җырлаган, биегән, шигырьләр сөйләгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100