news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чиләбедә Ренат Әюпов куйган "Башмагым" комедиясенең премьерасы була

Спектакль Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы оешуга 20 ел тулуга багышлана.

Чиләбедә Ренат Әюпов куйган "Башмагым" комедиясенең премьерасы була
Рамиль Гали
(Казан, 6 июнь, "Татар-информ"). Чиләбедә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры баш режиссеры Ренат Әюпов куйган "Башмагым" комедиясенең премьерасы була. Бу турыда Чиләбе татарлары конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.
 
Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы оешуга 20 ел тулу уңаеннан, өлкә татарлары Җәүдәт Фәйзи музыкасына Хәбибулла Ибраһимов пьесасы буенча язылган Таҗи Гыйззәтнең "Башмагым" музыкаль комедиясен сәхнәләштерә. 
 
Комедиянең премьерасы 15 июньгә билгеләнгән. 
 
  • Таҗи Гыйззәт әсәре буенча куелган "Башмагым" спектакленең беренче премьерасы 1921 елда булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot