news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чиләбедә Рәсулев укулары июль башында узачак

Конференциядә катнашу өчен 1 майдан теркәлү башланган.

(Казан, 3 май, "Татар-информ"). Чиләбе өлкәсендә быел Зәйнулла Рәсулев укулары 4-5 июль көннәрендә узачак. Бу хакта өлкәнең Татар конгрессы хәбәр итә. 
 
"Рәсулев укулары: Россиянең тарихында һәм  хәзерге тормышында Ислам" Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе быел сигезенче тапкыр оештырылачак. Анда катнашу өчен 1 майдан теркәлү узу башланган. 
 
З.Рәсулев укулары Россия мөселманнары Диния нәзарәте, Чиләбе дәүләт университеты, Россиянең Милләт мәсьәләләре буенча федераль агентлыгы тарафыннан, өлкә губернаторы ярдәме белән оештырыла. 
 
Быел да укулар ике шәһәрдә - Чиләбедә һәм Троицкида үткәреләчәк. Анда тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, сәясәт фәнен өйрәнүчеләр, фәлсәфәчеләр, журналистлар, дини һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, хакимият әгъзалары катнашуы көтелә. 
 
 
  • Бөтенроссия “Рәсулев укулары” фәнни-гамәли конференциясе күренекле мөселман мәгърифәтчесе Зәйнулла Рәсулев (1833-1917) истәлегенә багышлап үткәрелә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot