news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чиләбедән Марат Габдрахманов математика буенча Халыкара Олимпиадада алтын медаль яулаган

Олимпиада Румыниянең Круж шәһәрендә үткәрелгән.

(Казан, 30 июль, "Татар-информ"). Чиләбенең 31нче лицеен тәмамлаган татар егете Марат Габдрахманов математика буенча  Халыкара Олимпиадада алтын медаль яулаган. Бу хакта 31нче  лицейның сайты хәбәр итә. 
 
Олимпиада Румыниянең Круж шәһәрендә үткәрелгән.  Россия җыелмасын анда Мәскәү, Санкт-Петербург, Киров һәм Чиләбе балалары тәкъдим иткән. Алар биш алтын һәм бер көмеш медаль яулап, команда ярышларында икенче урынга чыккан. Беренчелек - АКШ егетләре һәм кызларында. 
 
Марат Габдрахманов, команданың башка ктанашучылары арасында иң күп балл туплап, дөнья рейтингында дүртенче урынга лаек булган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot