news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чиләбедә ике кешене бәрдереп качкан исерек йөртүчене тоткарлаганнар

Юл-транспорт һәлакәтендә җәяүлеләрнең икесенең дә гомере өзелгән.

(Казан, 19 март, "Татар-информ"). Чиләбедә җәяүлеләр өчен билгеләнгән юл аша чыгу урынында ике җәяүлене бәрдергән машина йөртүчегә карата җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. Машина йөртүче исерек хәлдә һәм йөртү таныклыгы да булмаган, дип җиткерә "Российская газета" шәһәрнең ЮХИДИ идарәсенә сылтама белән.

Юл-транспорт һәлакәте бу төндә булган. 33 яшьлек машина йөртүче ВАЗ-21103 автомобиле белән җәяүлеләр өчен билгеләнгән юл аша чыгу урынында ике кешене бәрдерә һәм качып китә. Оператив-эзләү чаралары ярдәмендә аның эзенә бик тиз төшәләр. Аның исерек хәлдә булуы һәм аек булмаган хәлдә транспорт белән идарә иткәне өчен "права"сын алдырган булуы ачыклана.

Ике җәяүле дә – 28 һәм 30 яшьлек ир-атлар урында ук вафат булган. Тоткарланган машина йөртүчегә 9 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

news_right_1
news_right_2
news_bot