news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиләбедәге "Татар кызы. Нәни энҗеләр" бәйгесенең финалына узучылар ачыкланды - исемлек

Бәйгедә җиңү яулау өчен 13 кыз көч сынашачак.

(Казан, 11 апрель, "Татар-информ"). Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы тарафыннан оештырыла торган "Татар кызы. Нәни энҗеләр-2018" бәйгесенең финалына чыгучылар билгеле булды, дип хәбәр итә конгресс сайты. 
 
Бәйге татар халкы йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап калуны, татар милләтенең тарихын, ана телен, рухи һәм мәдәни мирасын өйрәнү, яшь буынга тапшыруны максат итеп куя. Шулай ук, яшь буында гаилә кыйммәтләренә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү, балаларның сәләтләрен үстерү дә "Татар кызы-2018. Нәни энҗеләр"нең төп бурычларының берсе булып тора. 
 
Конкурста 7-9 яшьлек кызлар катнашуга хокуклы.
 
"Татар кызы-2018. Нәни энҗеләр"нең финалы 1 июньгә билгеләнгән. 

"Татар кызы. Нәни энҗеләр" бәйгесенең финалына узучылар исемлеге:
Ирина Әхмәтова,
Алсу Закирҗанова,
София Солтанова,
Ивилина Мөхәрәмова,
Дарина Гирфанова,
Алсу Хайрзаманова,
Рената Рахматуллина,
Камилла Никонова,
Аделина Галимова,
Виктория Ильясова,
Алсу Йосыпова,
Мировслава Егупова,
Асения Таһирова. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100