news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиләбедә Габдулла Тукайга багышланган иң яхшы язма авторын ачыклаячаклар

Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр каралган.

(Казан, 1 март, "Татар-информ"). Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы Габдулла Тукайга багышланган язмалар бәйгесе игълан итә. Бу хакта өлкә конгрессының социль челтәрдәге сәхифәсендә язылган.
 
Конкурста профессиональ журналистлар гына түгел, югары, урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә һөнәр үзләштерүчеләр, мәктәп укучылары да катнаша ала. 
 
Язмаларның Габдулла Тукай шәхесен, иҗатын, тарихи-мәдәни мөһимлеген ачып бирүе һәм быелның 1 гыйнварыннан 31 мартына кадәр басылган булуы шарт. 
 
Иҗади эшләр татар телендә яисә русча язылган булу мөмкин. 
 
Җиңүчеләргә махсус дипломнардан тыш, акчалата бүләкләр дә каралган. Профессиональ журналистлар арасында бернчелекне яулаучыга 15 мең сум, студентлар һәм укучылар арасында беренче урынга 5 мең сум биреләчәк. 
 
Гаризалар 1 апрельгә кадәр кабул ителә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100