news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиләбедә чигү буенча мастер-класс узды

Чара Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессында “Татар кызы” Халыкара бәйгесенең төбәкләрдә сайлап алу турларын оештыручылар өчен оештырылды.

(Казан, 14 февраль, "Татар-информ"). Чиләбедә чигү буенча мастер-класс узды, дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессында “Татар кызы” Халыкара бәйгесенең төбәкләрдә сайлап алу турларын оештыручылар өчен махсус уку-укыту семинары кысаларында калфак һәм изү чиuү буенча мастер-класслар үткән. Чигәргә өйрәнүчеләрнең фотоларын Бөтендөнья татар конгрессы сайтында урнаштырдылар:

"Татар-информ" Урал федераль округы татар оешмалары җитәкчеләре Чиләбедә җыелды, дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100