news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чиләбедә өч йөк машинасы бәрелешеп, ике кеше үлгән

Бүген иртән “Чиләбенең көнчыгыш әйләнеч юлы” 34 чакрымында фаҗигале юл-транспорт һәлакәте булган.

(Казан, 7 июль, “Татар-информ”). Чиләбе янында өч йөк машинасы бәрелешеп, ике кеше үлгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Бүген иртәнге 6 сәгать тирәсендә "Чиләбенең көнчыгыш әйләнеч юлы” 34 чакрымында “ГАЗель” һәм ике фура бәрелешкән.

Якынча мәгълүматларга караганда, “МАЗ” йөк машинасы каршы як полосага чыккан һәм “ГАЗель”белән бәрелешкән. Бәрелешкәч, фура “Скания” йөк машинасына килеп бәрелгән һәм яна башлаган.

Юл фаҗигасендә “МАЗ” һәм “Скания” йөк машиналары йөртүчеләре һәлак булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot