news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чиләбедә беренче тапкыр "Йолдызлык" этнолагере ачылды

"Татар кызы-2017" җиңүчесе Гөлназ Гатина анда әйдаман булып эшләячәк.

(Казан, 8 август, "Татар-информ"). Чиләбедә "Йолдызлык" этнолагере эшли башлады. Аны ачу тантанасында Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы рәисе Лена Колесникова, Кунашак районы башлыгы ярдәмчесе Гөлбану Янтурина, Кунашак районы мәгариф идарәсе рәисе урынбасары Фатыйма Әюпова катнашты. Бу хакта өлкә конгрессы хәбәр итә. 
 
 
Отряд командирлары өлкән әйдаманга рапорт тапшырганнан соң, тантаналы линейка бию һәм җырлар белән дәвам итте, диелә хәбәрдә. 
 
Бәйрәмдә "Татар кызы — 2017" Халыкара бәйгесе җиңүчесе Гөлназ Гатина чыгыш ясады. Ул Чиләбегә Казаннан махсус килгән һәм "Йолдызлык"ның беренче отрядында әйдаман булып эшләячәк. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot