news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чиләбедә беренче тапкыр балалар Сабантуе үткәрелде

Чиләбедә беренче тапкыр балалар Сабантуе үткәрелде

(Казан, 29 май, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). Чиләбенең Ю.Гагарин исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында беренче тапкыр балалар һәм яшүсмерләр өчен «Балалар Сабантуе-2007» үтте. Ул Халыкара балаларны яклау көне һәм Татарстан Республикасында игълан иьтелгән хәйрия елына багышланды.

Сабантуй «Дуслык» татар мәгълүмат һәм мәдәният үзәге Чиләбе шәһәре башкорт Корылтае һәм «Берлек» татар яшьләре оешмасы белән бергәләп, шәһәр хакимияте ярдәмендә оештырылды, дип хәбәр итә Чиләбенең CHELSI.RU мәгълүмат хезмәте.

Сабантуен оештыручылар белдерүенә караганда, бәйрәм зур оешканлык белән һәм күңелле узган. Бәйрәмдә татар һәм башкорт балалары гына түгел, шәһәрнең барлык милләт балалары да катнашкан һәм рәхәтләнеп ял иткән.

Бәйрәм программасында Чиләбе шәһәре һәм өлкәсе артистлары чыгышлары, спортчыларның ярышлары, «Көрәш» милли көрәше, милли уеннар ( баганага менү, капчыклар белән сугышу, чиләкләр асып йөгерү һ.б.), татар җырын, биюен иң яхшы башкаручы, милли музыка коралында иң яхшы уйнаучы, иң яхшы милли почмак буенча бәйгеләр булган.

Бу бәйрәмдә милли колорит нык сизелеп тора – бик күпләр милли киемнәр киенгән һәм туган телдә сөйләшә. Әлеге бәйрәм балалар бәйрәме булгач – уеннарда, нигездә, балалар һәм яшүсмерләр генә катнашкан. Мәсәлән, таяк тартыш уенында Илназ исемле малайга тиңнәр булмаган. Уеннар дигәндә, балаларның күпчелегенә капчыклар белән сугышу ошаган һәм һәркемнең анда катнашырга теләге зур булган.

Үткән елда Чиләбе Сабантуенда Көньяк Уралдан 70 мең кеше катнашкан. Быелдан башлап моңа балалар Сабан туе да кушылып китәчәк. Чөнки оештыручылар сүзенә караганда, балалар Сабантуе ел саен оештырылачак һәм киләсе елда төп приз – тәкә дә булачак. Сабан туен оештыручылардан Луиза ханым Закирьянова: «Без беренче елда балаларга беренче приз итеп тәкәне оештыра алмадык, ә бит ул Сабан туеның төп бүләге шул булырга тиеш иде», - ди.

Тәкә булмаса да, беренче балалар Сабантуе бик күңелле һәм кызыклы үткән. Анда катнашкан һәр бала да үзен чын Сабантуй батыры итеп хис иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot