news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиләбе яшьләре үзләре эшләгән уеннар буенча татар телен өйрәнә

«Туган тел» өстәл уеннары клубында беренче чемпионат узачак.

Чиләбе яшьләре үзләре эшләгән уеннар буенча татар телен өйрәнә
tatar-congress.org

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). 21 декабрьдә Чиләбедә «Туган тел» өстәл уеннары клубында беренче чемпионат узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

«Туган тел» өстәл уеннары клубын «Россия яшьләре» агентлыгы химаясында Чиләбе өлкәсе татар конгрессының «Яшьләр 74» яшьләр канаты оештырган.

Оештыручылар татар сөйләм теле элементлары булган өстәл уеннары буенча турнир үткәреп, татар теле һәм мәдәният буенча белемнәрне һәм кызыксынуны арттыруны максат итеп куйган. Яшьләр төрле милләттән 100 кешене җәлеп итәргә ниятли.

Клубның беренче очрашуы 27 ноябрьдә узды һәм 25 кеше җыелды. Анда башка милләт вәкилләре дә булган.

Клубның очрашулары һәр җомгада Ш. Бабич исемендәге башкорт һәм татар әдәбияты китапханәсендә уза. Очрашулардан тыш, катнашучыларга өй эшләре бирелә, конкурслар оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100