news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чиләбе татарлары конгрессы егерме еллык юбилеен уздыра

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашкан.

(Казан, 2 март, "Татар-информ"). Кичә Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы үзенең егерме еллык юбилеен бәйрәм итте. Бу уңайдан Чиләбе шәһәренең Наум Орлов исемендәге драма театрында тантаналы кичә булды, дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Фойеда кызыклы һәм зәвыклы күргәзмә оештырылган, ярминкә эшләгән. Бәйрәм чарасында Татарстан һәм Төньяк Урал артистлары чыгыш ясаган.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашкан. 

news_right_1
news_right_2
news_bot