Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чиләбе өлкә татар Конгрессы татар балалары өчен Яңа ел бәйрәме үткәргән
Ул быел өлкә күләмендә оештырылган
(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Чиләбе өлкә татар Конгрессы татар балалары өчен Яңа ел бәйрәме үткәрде. Сабыйларны Чыршы бәйрәмнәре узган Яңа елларда да оештырыла иде, ләкин анда күбрәк Чиләбе шәһәре балалары гына катнашып, бәйрәм итүчеләрнең саны 60-80нән артканы булмады, дип «Татар-информ»га хәбәр итә Чиләбе өлкәсеннән әлеге оешманың рәисе урынбасары, өлкәнең Еманжелинск районы хакимияте башлыгы урынбасары Ирек Сабиров.
Хәбәрдә әйтелгәнчә, быел Конгрессның яңа җитәкчесе Лена Кәримова-Колесникова оештыручылар алдына бәйрәмне өлкә масштабында үткәрү бурычы куйган. Нәтиҗәдә, 6 гыйнвар көнне өлкә Халыклар дуслыгы йортын шыгрым тутырып, Златоуст, Миәс, Троицк, Югары Өфеле, Коншак, Копейск, Еманжелинск һ.б. кала һәм авыллардан әти-әниләре, дәү әти һәм дәү әниләре белән бергәләп 200дән артык бала җыелган. Алар Кыш бабай, Кар кызы, Убырлы карчык, Шүрәле, урман ияләре тамашасын карап утыру гына түгел, үзләре дә шау-гөр килеп шул спектакльдә катнашып, чын күңелдән шатланышып, җыр-биюдә, шигырь сөйләүдә үзләренең осталыкларын күрсәтеп бәйрәм иткән. Шул уңайдан әзерләнгән чәй табыны нигъмәтләреннән һәм үзара аралашудан да, Кыш бабайның Яңа ел күчтәнәчләреннән дә һәммәсе канәгать калган.
«Бәйрәм барышында тел проблемасы да тормады. Сабыйларыбызның байтагының туган телне белеп бетермәгәне билгеле, шуңа күрә персонажлар кайбер җөмләләрен русчага тәрҗемә итеп кабатлады. Ләкин барыбер тантана тулаем татарча, татар рухында узды», - диелә И.Сабиров язмасында.
Яңа ел бәйрәмнәре югарыда санап чыккан төбәкләрнең үзләрендә дә аерым-аерым үткәрелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз