news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиләбе өлкәсенең Варна татарлары тарихы турындагы китапны автор үз акчасына бастырган

Варна авылында 8 нче санлы балалар бакчасы мөдире булып эшләгән Мәдинә Рекунова үзенең китабы өчен материалларны ун ел дәвамында җыйган.

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). Чиләбе өлкәсенең Варна районы татарлары тарихы турында китап чыкты, дип хәбәр итә Чиләбе өлкәсе хакимиятенең “Южноуральская панорама” газетасы. Китапны Варна авылында 8 нче санлы балалар бакчасы мөдире булып эшләгән, белеме буенча география укытучысы Мәдинә Рекунова язган. “Живительные корни народа моего” китабы өчен материалларны ул ун ел дәвамында җыйган. Аңа 90 яшькә кадәр яшәгән әнисе үзе белгәннәрне, өлкән буын авылдашлары да сөйләп калдырган. Китапны банктан кредит алып, Мәдинә Рекунова үз акчасына Казанда бастырган.

Ул китапта 1743 елда Самара кирмәне тирәсен ныгыту һәм Оренбург трактын саклау өчен татарлардан торган Мочали бистәсенә нигез салынуы, ә 1841 елда аларның Урал далаларын сакларга күчерелүе, шулай итеп, бүгенге Чиләбе өлкәсе җирендә Варна җирлеге пәйда булуы турында яза. Татарлар ул чакта үзләренең ике мәчетен башка татар авылларына күчереп калдырган. Берсен бүгенге Ульяновск өлкәсенә караган Филиппово авылына, икенчесен Самара өлкәсенең Теплый Стан авылына. Шул вакыттан мәчет бураларын 140 үгезгә тагылган арбага салып күчерүләре турында халыкта әле дә риваятьләр саклана. Бу мәчет биналары әле дә исән, китап авторы аларны барып күреп кайткан.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100