news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиләбе өлкәсенең татарлар конгрессына 20 ел булды

“Чиләбе өлкәсенең татарлар конгрессы” өлкә оешмасы Наум Орлов исемендәге Чиләбе дәүләт академик драма театрында зур юбилей кичәсен үткәргән.

(Казан, 5 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). “Чиләбе өлкәсенең татарлар конгрессы” өлкә иҗтимагый оешмасы 2018 елның 1 мартында 20 ел булу уңаеннан 1 март көнне Наум Орлов исемендәге Чиләбе дәүләт академик драма театрында зур юбилей кичәсен үткәргән. Әлеге чарада татар җәмәгатьчелеге делегацияләренең саны 1998, 2004 һәм 2009нчы елларда булган Конгресс җыелышлары саныннан берничә мәртәбә күбрәк һәм киңрәк булган.

Юбилей кичәсенә килгән кунаклар арасында Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Чиләбе өлкәсенең губернаторы Борис Дубровскийның вазыйфаларын башкаручы Евгений Редин, Көньяк Уралның халыклар Ассамблеясе рәисе Александр Журавлёв, региональ хөкүмәтнең мәдәният министры Алексей Бетехтин һәм Чиләбе өлкәсенең Закон чыгару җыелышы рәисенең беренче урынбасары Юрий Карликанов.

Юбилей кичәсен “Чиләбе өлкәсенең татарлар конгрессы” өлкә иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты рәисе һәм Закон чыгару җыелышы депутаты Лена Колесникова уйлаган һәм оештырган.

Наум Орлов исемендәге Чиләбе дәүләт академик драма театрында үткән зур бәйрәмдә Чиләбе өлкәсенең татарлар конгрессының иң яхшы вәкилләре Чиләбе өлкәсенең татарлар конгрессы һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан бүләкләнгән.

Юбилей кичәсендә Чиләбе өлкәсенең татарлар конгрессы оештырган бар чарада да актив катнашып килгән Татарстан Республикасының иң күренекле артистлары чыгыш ясаган. Шулай ук бәйрәмдә Чиләбе дәүләт филармониясенең һәм Чиләбе дәүләт мәдәният институтының танылган артистлары һәм Көньяк Уралның фольклор коллективлары чыгыш ясаган.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев “Чиләбе өлкәсенең татарлар конгрессы” өлкә иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты рәисе Лена Колесниковага Татарстан Республикасы Президентының бүләген – “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100