(Казан, 11 май, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). 27 майда Чиләбе өлкәсенең “Татар кызы–2017” һәм “Татар егете–2017” бәйгеләренең чираттагы этабы узачак. Өлкә күләмендәге бәйгегә нәтиҗә июньдә генә ясалачак, ә әлегә аның сынау этаплары оештырыла. Интеллектуаль ярыш Троицк шәһәрендә үткәреләчәк, дип хәбәр итә Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы.
Узган ел халыкара статус алган “Татар кызы” бәйгесен төбәкнең милли-мәдәни тормышында зур вакыйга ясап, зурлап уздыру традициясен беренчеләрдән булып, 2011 елда Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы башлап җибәргән иде (җитәкчесе – Лена Колесникова). Чиләбенең үзендә бу бәйге элеккечә, берничә этапта, берничә ай дәвамында уздырыла.
Быел да район турлары аша үткән кызларны өлкә күләмендәге бәйгегә 8 апрельдә кастинг аша сайладылар. Алар татар телен, мәдәниятен, тарихын, традицияләрен белүдә көч сынашты, иҗади талантын күрсәтте. Хәзергә исемлеккә 14 кыз керде. “Татар егете” бәйгесе финалына исә 8 егет сайланды. Июнь аена кадәр алар спорт, аш-су, иҗади, кул эшләре, гомумән, төрле яктан осталыгын ачарга мөмкинлек бирүче төрле конкурсларда катнашачак.
Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәре - XIX–XX гасырда татар мәдәни үзәге булган төбәкләрнең берсе. Бәйгедә катнашучы яшьләр, биредә татар мәгърифәтчеләре, әдипләре, сәүдәгәр-меценатлары белән бәйле тарихи урыннарда, уку йортларында, Татар-башкорт китапханәсендә булачак. Белемнәрен имтихан-викторинада сынаячак.
Иҗади көн спектакль белән тәмамланыр дип көтелә. Аны егетләр һәм кызлар үзләре куячак: Галиәсгар Камалның “Беренче театр” спектаклен уйнаячак. Шәһәрдә әлеге чараларны оештыруда Троицк туган як музее, Татар-башкорт китапханәсе, җирле тарихчылар Искәндәр Шәмсетдинов, Рәүф Гыйззәтуллин булышлык күрсәтә.
“Татар кызы”, “Татар егете” бәйгеләренең финалы 22-23 июньдә Чиләбедә үтәчәк. Кызларга анда иҗади номер һәм матур кичке һәм милли күлмәкләрдә чыгыш ясарга туры киләчәк. Җиңүче кыз Бөтенроссия “Татар кызы–2017” бәйгесендә катнашу хокукына ия булачак.
Быел Бөтенроссия “Татар кызы–2017” бәйгесе Россиянең 27 төбәген колачларга тиеш. Ярымфинал 27-29 сентябрьдә - Казанда, ә финал 16 октябрьдә Чиләбедә узар дип планлаштырыла. Халыкара бәйгене Уфа кабул итәчәк, чөнки 2016 елда “Татар-кызы”нда Башкортстаннан Эдельвейс Исханова җиңгән иде. Халыкара бәйге җиңүчесе җиңел автомобиль белән бүләкләнәчәк.
“Татар кызы–2017” өлкә бәйгесе кысаларында, Чиләбе өлкәсенең Татар конгрессы “1900нчы еллар татар кызы” проектын да башлап җибәрде. Алар татарларны гаилә архивында сакланган элеккеге фотографияләр белән уртаклашырга чакыра. Ханымнар, туташлар сурәтләнгән әлеге фотографияләрне, аларның тарихы турында язылган мәкаләләрне Чиләбе Татар конгрессының “Хәзинә” газетасында да бастырачаклар. Фотосурәтләрдән “Татар кызы” һәм “Татар егете” өлкә бәйгесе финалы көнендә күргәзмә дә оештырылачак. Фотоларны Конгрессның электрон адресына Congresstatar74@gmail.com җибәрергә тәкъдим итәләр.