Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чиләбе өлкәсенең Еманжелинск шәһәрендә балалар Муса Җәлил шигырьләрен укыды
Чиләбе өлкәсендә Муса Җәлилгә багышланган иҗади бәйгенең муниципаль этабы төгәлләнеп килә.
(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”). Чиләбе өлкәсендә Герой-шагыйрь Муса Җәлил шигырьләрен иң сәнгатьле итеп укучылар бәйгесенең муниципаль этаплары төгәлләнеп килә. Өлкәнең Татар конгрессы тарафыннан ел саен оештырылучы иҗади бәйге күптән түгел Еманжелинск районында узган, дип хәбәр итә шәһәрнең “Новая жизнь” газетасы.
Быел Еманжелинскида бу бәйгедә 60 бала катнашкан. Бәйге елдан-ел популярлаша бара, беренче тапкырында анда 30 бала катнашуын хәтерлиләр. Муса Җәлил шигырьләрен бу юлы 2 нче, 3 нче, 4 нче, 5 нче, 9 нчы, 15 нче, 16 нчы мәктәпләр һәм “Радуга” Балалар иҗаты үзәге укучылары укыган. Бәйге 1-4 сыйныфлар, 5-7 сыйныфлар, 8-9 һәм 10-11 сыйныфлар арасында үткәрелә. Укучыларның күбесе Муса Җәлил шигырьләрен русчага тәрҗемәдә сөйләгән. Өч катнашучы гына татар телендә чыгыш ясаган. Бәйге программасын Россия һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы Ирек Сабиров рәислегендәге жюри бәяләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз