news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиләбе өлкәсенең "Чишмә" татар мәдәнияте түгәрәгенә биш ел тулды

Татар мәдәнияте түгәрәгенә татарлар гына түгел, башкорт, казах, рус балалары да, һәм, гомумән, татарча белмәгән өлкәннәр дә йөри.

(Казан, 20 декабрь, "Татар-информ"). Чиләбе өлкәсенең Агапов районындагы  Первомайский бистәсе урта мәктәбендә “Чишмә” татар мәдәнияте түгәрәге эшли башлаганга биш ел тулды, дип хәбәр итә районның “Звезда” газетасы.

Татар түгәрәге белән мөгаллимә Гөлсинә ханым Сванбаева җитәкчелек итә. Ул – Магнитогорск татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Кандиминур Таһировның сеңлесе. Гөлсинә ханым да төбәктә татар милли мәдәниятен торгызуга өлеш кертергә теләгән. Абыйсына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән булган, ә ул Магнитогорскиның Татар үзәге китапханәсеннән уку-укыту әсбаплары алып кайткан. Мәктәп җитәкчелеге дә татар мәдәнияте түгәрәге ачуга каршы килмәгән, дәресләр өчен класс бүлмәсе тәкъдим иткән. Магнитогорск Татар үзәгенең татар теле укытучысы Кадрия Исхакова, Казаннан килеп Чиләбенең 81 нче мәктәбендә укытучы Сания Шевченко да кулларыннан килгәнчә булышкан.

“Хәзер балалар татар телен, традицияләрне, җырлар, биюләрне, тарихны өйрәнә. Әкиятләрне рус теленнән татарчага тәрҗемә итә. Киләчәктә әкиятләр кую өчен үз театрыбызны булдырырга телибез”, – дип планнары белән уртаклаша Гөлсинә ханым. Дәресләргә татарлар гына түгел, башкорт, казах, рус балалары да, һәм, гомумән, татарча белмәгән өлкәннәр дә йөри.

Балалар “Чишмә” ансамбле булып, райондагы, өлкәдәге төрле иҗади бәйгеләрдә, фестивальләрдә катнаша. Беренче тапкыр алар 2011 елда Магнитогорск шәһәрендә Сабан туенда чыгыш ясаган булган. Ул чакта милли уеннарда катнашып, бәйрәмнән күңелле тәэсирләр алып кайткан. Хәзер Сабан туенда бер елны да катнашмыйча калмыйлар.

Быел Первомайский бистәсендә тагын бер татар мәдәнияте төркеме – “Елга” түгәрәге барлыкка килгән. Алар икесе дә күптән түгел генә Магнитогорскида уздырылган “Хәтер” бәйге-фестивалендә лауреат исеменә лаек булган. “Безнең райондагы һәр авылда, бистәдә милли түгәрәкләр ачылуын телим, шулай без бергәләшеп аралашып яшәр идек. Аралашып яшәүнең нәтиҗәсе уңышлы була – безнең балалар хәзер ел саен Татарстанга җәйге лагерьләрдә ял итәргә бара, быел 12 бала тарихи Ватаныбызны күреп кайтты”, – ди Гөлсинә  Сванбаева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100