news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиләбе өлкәсендә юл һәлакәтендә өч кеше үлгән

Машина йөртүче һәм ике пассажир хатын-кыз яна торган машинадан чыга алмаган.

(Казан, 11 март, “Татар-информ”). Чиләбе өлкәсендә юл һәлакәтендә өч кешенең гомере өзелгән. Бу хакта РИА “Новости” хәбәр итә.

Фаҗига Мәскәү вакыты белән иртәнге бишләр тирәсендә булган. Черноречье-Бреда юлының 198 нче километрында “КИА Сид”җиңел һәм “МАН” йөк машиналары бәрелешкән.

Һәлакәт нәтиҗәсендә Корея җиңел машинасына ут капкан. Машина йөртүче һәм ике пассажир хатын-кыз яна торган машинадан чыга алмаган һәм һәлак булган.

Фураның 62 яшьлек йөртүчесе төрле җәрәхәтләр белән җирле хастаханәгә озатылган.

ЮХИДИ хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәте турында өстәмә мәгълүматны ачыклый.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100