news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чиләбе өлкәсендә Урал мәчетләре өчен мөфтиләр әзерли башлыйлар

“Рәсүлия” мәдрәсәсе традицион ислам мәчетләре өчен мөфтиләр әзерләү буенча Уралда беренче дини уку йорты булачак.

(Казан, 1 июль, “Татар-информ”). 6 июльдә Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә Уралда мөфтиләр әзерләү буенча беренче мәдрәсә ачыла. Бу хакта төбәк хөкүмәтенең җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе җитәкчесе урынбасары Илья Аносов “Интерфакс” агентлыгына хәбәр иткән.

“Рәсүлия” мәдрәсәсе традицион ислам мәчетләре өчен мөфтиләр әзерләү буенча Уралда беренче дини уку йорты булачак. Ул кадрлар белән Чиләбе өлкәсен генә түгел, ә күрше төбәкләрне дә тәэмин итәчәк”, - дип сөйләгән И.Аносов.

Шул ук вакытта шәкертләр Чиләбе агроинженерия академиясендә дә белем алачак.

Мәдрәсәдә Уфа Ислам университеты хезмәткәрләре дини белем бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot